ТР «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары үткәрә торган экологик бәйрәмнәр программасы билгеләнгән. Әлеге проект, Россия Федерациясе Президенты грантыннан файдаланып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Беренче бәйрәм инде бу шимбәдә – 22 август көнне Болгар шәһәрендә «Рабига күле»ндә узачак. Алга таба, 29 августта – Зеленодольск шәһәрендә («Родина» паркы), 5 сентябрьдә – Буа шәһәрендә һәм 13 сентябрьдә – Арча шәһәрендә.
Чараларда төрле форматтагы интерактив мәйданчыклар эшләячәк – бу лекторийлар, мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар. Иҗади катнашучылар өчен рәсем ясау, эко-сумкалар бизәү һәм икенчел чималдан эшләнмәләр ясау мәйданчыклары оештырылачак, ә маҗара яратучыларны чараны оештыручылардан призлар һәм бүләкләр уйнату белән квест-уен көтә. Калдыкларны аерым җыю буенча мастер-класста теләгән һәркем интерактив программада катнаша, шулай ук «кибет» практик уенын уза ала, аның барышында аларга «эко-сатып алу» үткәрергә кирәк булачак. Бию һәм вокал номерлары белән яшьләр коллективлары һәм активистлар бәйрәмнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак, анда концерт программасы узачак.
Моннан тыш, бәйрәм кысаларында катнашучылар макулатура һәм пластик тапшыра алачак, алар икенчел чималны кабул итүнең махсус пунктларына тапшырылачак, шулай ук хайваннар өчен приютлардан азык җыюда да катнашырга мөмкин булачак. Шул исәптән, бәйрәм территориясендә дармарка да – яхшы әйберләр базары эшләячәк, анда кирәк булмаган әйберләрне калдырып, аларның кемгә дә булса файдасы тияргә мөмкин.
Экологик бәйрәмнәр турында тулырак мәгълүматны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: https://budetchisto.tatar/