Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков эш визиты белән Зеленодольск районында булды һәм «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган берничә объектны карады.
Аерым алганда, табигать саклау ведомствосы башлыгы Карамалы Тау шәһәр тибындагы поселогында биологик чистарту корылмаларында булды, анда төзелешнең беренче этабы тәмамланган инде. Шулай ук Васильево шәһәр тибындагы бистәдәге чистарту корылмаларында барган эшләрне дә карады. Исегезгә төшерәбез, әлеге объектлар «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бүгенге көндә «Экология» илкүләм проекты кысаларында республикада 12 биологик чистарту корылмасы буенча чаралар үткәрелә.
Шулай ук, районда булганда, министр хезмәт коллективлары белән очрашу үткәрде, анда экологиянең агымдагы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.