ТНФ мәйданчыгында Федераль экологик оператор һәм «Кориб Металл» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

«Федераль экологик оператор» ФДУП һәм «Кориб Металл» ҖЧҖ  Татарстан Республикасында хәвефлекнең I һәм II классларына караган аккумулятор батареялары белән эш итү буенча шартлар тудыру белән шөгыльләнәчәк. Бүген А.И. Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Ябык цикл икътисады, энергетика нәтиҗәлелеге һәм калдыклар белән эш иткәндә экологик куркынычсызлык» секциясе эше кысаларында шундый килешүгә кул куелды. Имзалау чарасында «Федераль экологик оператор» ФДУПнең экологик проектларын гамәлгә ашыру буенча генераль директорның беренче урынбасары Максим Корольков һәм «Кориб Металл» ҖЧҖ директоры Олег Коробченко катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан башлап республика терекөмешле калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын оештыру өлешендә актив эш алып бара һәм аларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча дәүләт мәгълүмат системасына тест үткәрүдә сынау төбәк булып тора. «ФЭО» һәм «Кориб Металл» арасындагы килешү бу юнәлештә эшне үстерүгә ярдәм итәчәк.

Федераль экологик операторның «ОПВК федераль схемасы һәм ДМС» проекты җитәкчесе Лариса Лапина шулай ук, хәвефлекнең I һәм II классына караган калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын оештыру алар белән эш итүне төгәл контрольдә тотарга һәм иң яхшы экологик технологияләр һәм иң яхшы экологик практикалар принципларына җавап бирә торган куәтләрдә аларны эшкәртүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады. Дәүләт мәгълүмат системасына хәзердән үк I һәм II класслы калдыклар белән эш итү операторлары, калдык барлыкка китерүчеләр – юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар, хуҗалык яки башка эшчәнлек барышында шундый калдыклар барлыкка килә торган шәхси эшкуарлар, шулай ук дәүләт хакимияте органнары тоташтырыла.

Калдыкларны куркынычсыз һәм нәтиҗәле ресайклинглау һәм тупланган экологик зыян объектларын бетерү буенча шартлар тудыру эше Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ФЭО» ФДУП (элек «РосРАО» ФДУП) генераль директорының беренче урынбасары Виктор Коваленко төзегән килешү кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International