Бүген Казан Экспода А.И. Щеповских исемендәге XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Теләге булганнар онлайн-трансляция карый ала

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть, газ химиясе форумы кысаларында чаралар дәвам итә.   Асылда, бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан А.И. Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» дигән XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе оештырылды. Катнашучыларның чыгышлары 4 тематик секциягә бүленгән:

- 1 секция «Йомык цикл икътисады, калдыклар белән эш иткәндә энергия нәтиҗәлелеге һәм экологик куркынычсызлык»

- 2 секция «Төбәкләрнең тотрыклы үсеш модельләре буларак махсус сакланыла торган табигать территорияләре һәм биологик төрлелекнең сирәк төрләрен саклау»

- 3 секция «Чиста су»

- 4 секция «Саф һава»

Беренче һәм икенче секцияләр 10:00 сәгатьтә, өченче һәм дүртенче секцияләр 14:00 сәгатьтә башлана.

Эш программасы кысаларында шулай ук «Федераль экологик оператор» ФДУП һәм «Кориб Металл» ҖЧҖ арасында хәвефлекнең I һәм II классына караган калдыклар белән куркынычсыз эш итү буенча шартлар тудыру өлешендә хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелачак. Чараларның снлайн-трансляциясен әлеге сылтама буенча карарга була: https://youtu.be/syeB2p4Enro.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International