Бүген Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Экология» илкүләм проекты» түгәрәк өстәленең онлайн-трансляциясен карагыз

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бүген Kazan Expo күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть, газ, химия форумы ачылды.  Эш программасының беренче көне кысаларында «Экология» илкүләм проекты» темасына түгәрәк өстәл узачак. Аерым алганда, Татарстан, Ульяновск өлкәсе, Чувашия Республикасы, Башкортостан Республикасы табигать саклау ведомстволары җитәкчеләре федераль программаны гамәлгә ашыруда үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Программада Берләшкән Корольлектән килгән спикер, «Федераль экологик оператор» федераль дәүләт унитар предприятиесенең экологик проектларын гамәлгә ашыру җитәкчесе һәм «Экологик сәнәгать сәясәте үзәге» фәнни-тикшеренү институты вәкиле чыгыш ясаячак.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

Түгәрәк өстәлнең турыдан-туры трансляциясен сылтама буенча карарга була:http://online.expokazan.ru/oil , https://youtu.be/9l5lCc91e_s.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International