Иртәгә «100% Татарстан»да экология турында сөйләшәчәкбез. Кушылыгыз!

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

2020 елның 30 августыннан 10 сентябренә кадәр «100% Татарстан» онлайн-платформасында төрле тармаклардан йөзләгән спикер һәм профессионал Россиянең иң инновацияле төбәге тәҗрибәсе турында сөйли. Теләге булган һәркем, 100tatarstan.com сайтында теркәлү узып, онлайн-чараларга кушыла ала.

Иртәгәсе көннең төп темаларының берсе – экология. Катнашучыларны панель дискуссияләр, фикер лидерларының турыдан-туры эфирлары, интервьюлар һәм мастер-класслар көтә. 2 сентябрьгә эш программасы белән танышырга тәкъдим итәбез:

10:00 (3 сәхнә ) - «Махсус сакланыла торган табигать территорияләре системасы һәм аның биологик төрлелекне саклаудагы роле» панель дискуссиясе

11:00 (3 сәхнә) - «Бакчада скважинаны ничек борауларга: бакчачылык ширкәтләрендә су белән тәэмин итү чыганакларыннан файдалану хокукына лицензияләр бирүнең хокукый аспектлары һәм үзенчәлекләре» панель дискуссиясе

12:00 (3 сәхнә) - Репортаж: «Экологик күзәтчелек: цифрлаштыру чорында чакырулар»

12:30 (3 сәхнә) - «Экология турында һәркем нәрсә белергә тиеш?»

14:00 (3 сәхнә) - «Казанның табигый утраулары». Интервью

15:00 (2 сәхнә) - «Ттерекөмешле калдыклар белән эш итү системасын оештыру һәм Татарстан Республикасында хәвефлекнең I һәм II классына караган калдыклар белән эш итү буенча дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү» панель дискуссиясе

15:00 (3 сәхнә) - «Экологик-агарту чараларын оештыру турында» лекция

15:30 (3 сәхнә) - «Экологиянең яңа тренды буларак экотуризмны үстерү» лекциясе

16:00 (3 сәхнә) - «Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында» фильм

16:30 (3 сәхнә) - Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры катнашында, Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2020 кысаларында «Экология» илкүләм проекты» түгәрәк өстәлен трансляцияләү

17:00 (5 сәхнә) - Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры катнашында, Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2020 кысаларында «Экология» илкүләм проекты» түгәрәк өстәлен трансляцияләү

Кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International