Экология министрлыгы белгечләре «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлекле билгеләре белән бүләкләнде

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының иң тәҗрибәле хезмәткәрләренә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр тапшырылды. Республиканың экологик тармагы өчен күп еллар дәвамында хезмәт куйган белгечләрне табигать саклау ведомствосы башлыгы Александр Шадриков котлады. «Безнең Министрлык үсешенә зур өлеш керткән барлык коллегаларыбызга зур рәхмәт. Ведомство төзүдә тырышлык куйган белгечләргә рәхмәт», – дип билгеләп үтте ул.

Бүген Республика көнен һәм Татарстанның бер гасырлык юбилеен бәйрәм итү кысаларында һөнәри эшчәнлектә күпьеллык хезмәтләре һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен бүләк алучылар:

- финанс контроле, исәпкә алу һәм хисаплылык бүлеге башлыгы урынбасары Луиза Биктаһирова;

- атмосфера һавасын саклау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Андрей Ермолаев;

- Кама буе территориаль идарәсенең аналитик контрольлек буенча махсуслаштырылган инспекциясенең әйдәп баручы белгече Владимир Мозаффаров;

- Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов;

- Үзәк махсуслашкан аналитик контрольлек инспекциясе башлыгы Хәдичә Сафиуллина;

- документлар үтәлешен контрольдә тоту бүлегенең өлкән белгече Мәрьям Шәрәпова;

- административ-хуҗалык бүлегенең өлкән белгече Рәшидә Шәйдуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International