«Әйләнә-тирәлекне саклау темасы республикабыз өчен аеруча актуаль булып тора». «Казан Экспо»да хәзер «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышалар

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан нефть, газ, химия форумы – 2020 форумы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында «Экология» илкүләм проекты» темасына түгәрәк өстәл уза. Чарада шулай ук Россия экология җәмгыяте рәисе Рәшит Исмәгыйлев, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, «Федераль экологик оператор» федераль дәүләт унитар предприятиесенең экологик проектларын гамәлгә ашыру буенча генераль директорның беренче урынбасары Максим Корольков, фәнни җәмәгатьчелек һәм чит ил компанияләре вәкилләре катнаша.

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Нигъмәтуллин, башкарма хакимият органнарының өстенлекле бурычлары – халыкның уңайлы яшәү тирәлеген формалаштыру, производствоны үстерү белән табигатьне саклау арасындагы балансны саклау, дип ассызыклады.

«Иделне савыктыру» – «Экология» илкүләм проектының төп һәм аеруча күп капиталлы федераль проектларының берсе, – дип ассызыклады үз чыгышында Александр Шадриков. – Проект Идел елгасы бассейнында 22 чистарту корылмасын төзү һәм реконструкцияләүне күздә тота. Төбәк программасында 12,2 млрд. сум каралган, шул исәптән федераль бюджеттан – 8,3 млрд. сум». Республикада 12 объект буенча эш алып барыла инде, шуларның 7се бүгенге көндә тәмамланган. Бу – Зәй, Казан, Тәтеш, Алабуга шәһәрләре (1 этап), Әгерҗе муниципаль районының Кызыл Бор авылы, Алексеевск шәһәр тибындагы поселогы һәм Зеленодольск муниципаль районы Түбән Карама шәһәр тибындагы поселогы.

«Идел елгасына куркыныч тудыручы, тупланган экологик зыян объектларын бетерү» федераль проектның шулай ук мөһим юнәлеше булып тора. «Программа кысаларында республика территориясендә 2021 елдан башлап 2 чараны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Якынча гомуми бәясе 4,5 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан – 3,5 млрд.сум», – дип өстәде Александр Шадриков.

Министр билгеләп үткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, быелдан республика бюджеты хисабына Кама елгасының сул як ярындагы койма дамбасын реконструкцияләү эшләре башланган, ул Түбән Кама районының Красный Ключ поселогында яшәүчеләрне яклый. Объектның гомуми бәясе 900 млн. сум тәшкил итә, шуның 484 млн.сумы – федераль бюджет акчалары. Нәтиҗәдә, суларга тискәре йогынты ихтималы булган 1 млрд. сумлык зыянны булдырмый калачаклар.

Узган хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән экологик зыян объектларын бетерү буенча җитди бурычлар «Чиста ил» федераль проекты кысаларында да хәл ителә. Программа буенча республикада 2 объект гамәлгә ашырыла – Түбән Кама районының Прости авылы янында урнашкан санкцияләнмәгән чүплекне рекультивацияләү һәм Саба районының Шәмәрдән авылында нефть пычраткычлары белән бозылган җирләрне рекультивацияләү эшләре башкарыла. Хәзерге вакытта объектларда актив эш алып барыла. Шулай ук 2020 ел дәвамында федераль проектка Татарстан Республикасының тагын бер объекты – чараның гомуми бәясе 171,5 млн. сум булган Минзәлә шәһәре чүплеге кертелгән.

Александр Шадриков экологик агарту, экологик белем бирүне үстерү өчен матди-техник база булдыруга юнәлтелгән аерым юнәлеш булдыру мөмкинлеген, ә бәлки тулы бер федераль проектны карарга тәкъдим итте.

Россиядә I-II класслы калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын оештыру кысаларында үткәрелә торган эш белән Максим Корольков таныштырды. «Татарстанда без терекөмешле калдыклар белән эш итү буенча тулы масштаблы проектны эшләтеп җибәрәбез һәм бу – комплекслы системаның ничек эшләвенә ачык мисал булачак. Инде хәзер үк калдыклар белән эш итү буенча операторлар эшкә кушыла. Бу система алар белән эш итүгә төгәл контроль булдырырга һәм аларны иң яхшы уңайлы технологияләр һәм иң яхшы экологик практикалар принципларына туры килә торган куәтләрдә эшкәртүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлатты ул.

Түгәрәк өстәл кысаларында Ульяновск өлкәсе, Чуаш Республикасы һәм Башкортостан Республикасының табигать саклау ведомстволары җитәкчеләре дә «Экология» илкүләм проектында катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International