Александр Шадриков «Экология» илкүләм проекты кысаларында Автокалада явым-төшем канализациясендә барган төзелеш эшләрен бәяләде

2020 елның 28 августы, җомга

Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Яр Чаллы га эшлекле сәфәр кылды. Визит программасында – Мәләкәс аръягындагы торак биләмәсендә локаль чистарту корылмаларын төзү эшләренең барышын карау. Чара «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Максаты – илнең төп су артериясенә бүленә торган пычрак ташландык су күләмен 3 тапкырга киметү.  

Бүгенге көндә Автокала объектында суүткәргеч, траншеялар урнаштыру, торбаүткәргечләрне, коеларны монтажлау эшләре бара. Дәүләт контракты буенча проектның гомуми бәясе 200 млн. сумнан артык тәшкил итә. Александр Шадриков, карау барышында, җир эшләрен тәмамлау һәм көзге һава торышы бозылганчыга кадәр җиһазларны монтажлау кирәклегенә игътибар итте.

Табигать саклау ведомствосы башлыгының чираттагы визиты Мәләкәс елгасы булды. Экологик чаралар үткәрү максаты белән, барлык кирәкле документларны әзерләгәннән соң, су объекты «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектына кертелергә мөмкин.

Шулай ук сәфәр кысаларында министр «ТЭМПО» холдинг компаниясе предприятиеләрендә әйләнә-тирәлеккә йогынтыны киметүгә юнәлтелгән берничә табигать саклау чарасы белән танышты. Шунда ук предприятиенең хезмәт коллективы белән очрашу да узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International