Александр Шадриков нурлатлыларны Белем көне белән котлады һәм берничә объектта булды

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры эш визиты белән Нурлат районында булды. Табигать саклау ведомствосы башлыгы М.Е. Сергеев исемендәге шәһәр гимназиясенең тантаналы линейкасында катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ул укучыларны һәм укытучыларны Белем көне белән котлады һәм аларга яңа уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Сәфәр кысаларында министр Кондырча елгасының үзәнен турайту эшләренең барышы белән танышты. Бүгенге көндә Югары Нурлат микрорайонындагы су объекты участогында эшләр бара һәм быел төгәлләнергә тиеш. 2019 елда су объектында экологик чаралар Якты Күл авылында да үткәрелгән. Проект «2014-2021 елларга Татарстан Республикасының су хуҗалыгы комплексын үстерү» ярдәмче программасы кысаларында «Әйләнә-тирәлекне саклау, Татарстан Республикасы табигый ресурсларын яңадан торгызу һәм алардан файдалану» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла.

Александр Шадриков «Промочистка» ҖЧҖдә булды, анда ул предприятиенең хезмәт коллективы белән очрашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International