Студент! Бөтенроссия эквестында белемнәреңне тикшер

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Югары, урта һөнәри һәм урта махсус уку йортларының 15-30 яшьлек студентлары «Вода.online» россиякүләм студентлар экоквестында катнашу өчен чакырыла. Экологик агарту һәм суга сакчыл караш пропагандалауга юнәлтелгән интеллектуаль уен мавыктыргыч белем бирү формасында төзелгән биремнәрдән гыйбарәт, алар Россиянең су объектларының кыйммәтен һәм уникальлеген чагылдыра.

Катнашучыларны теркәү 2020 елның 15 октябренә кадәр дәвам итәчәк. 1 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр www.водныйквест.рф сайтында биремнәр ачык булачак: су буенча белемнәр дәрәҗәсен билгеләү буенча 16 тест һәм сайлау өчен берничә креатив бирем.

Экоквестта катнашучыларның барысы да гарантияләнгән призлар – сертификатлар һәм «Нетология» үзәгеннән онлайн-укуга ташламалар алачак. Призерлар һәм җиңүчеләр сәгать, белем бирү курсларына сертификатлар, экшн-камералар, чыбыксыз колонкалар, брендланган толстовкалар алачак.

«Вода.online» россиякүләм студентлар экоквестын оештыручы – Су ресурслары федераль агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International