Хәзерге вакытта тимер ватыкларын саклау мәйданчыгы каты бетон өслегенә ия, периметры буенча җиһазландырылган. Яңгыр суларыннан агып җыела торган су герметик коеларга туплана, өске агынты сулар шулай ук чистартыла.
Элегрәк, калдыклар белән эш иткәндә экологик таләпләрне үтәмәгән өчен, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары юридик затны административ җаваплылыкка (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст.1 өлеше) тарткан, материаллар, карап тикшерү өчен, судка җибәрелгән иде. Эшне караган вакытта закон бозуның тулысынча бетерелүен исәпкә алып, Әлмәт шәһәр суды минималь – 50 мең сумнан кимрәк күләмдә штраф билгеләү турында карар кабул иткән.