ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, сәүдә челтәрләре белән берләшеп, татарстанлыларны экологик агартуны тагын да байрак һәм кызыклырак итәргә омтылып, яңа чаралар һәм акцияләр үткәрүен дәвам итә. Казанның «Мега» сәүдә үзәгендә чираттагы чара инде бүген үк узачак. Экотуризм темасына кинолар күрсәтү 19 сәгатьтә «Атмосфера» коворкингында башланачак. Буш урыннар инде калмаган!
Программада – «Түбән Кама» милли паркы һәм Идел-Кама биосфера тыюлыгы турында роликлар күрсәтү. Барлык сорауларга да Лилия Сәхбиева («Түбән Кама» милли паркы директорының экологик белем бирү, рекреация һәм туризм буенча урынбасары) һәм Елена Унковская (Идел-Кама тыюлыгы директоры урынбасары) җавап бирергә әзер.
Чара Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе, Экология министрлыгы һәм Мега Казан сәүдә үзәге белән берлектә оештырылды. Ә октябрьдә, шулай ук сәүдә үзәге мәйданчыгында, беренче экологик воркшоп булачак, ул төрле бизнес, экобергәлек һәм дәүләт структуралары вәкилләрен берләштерәчәк.