Экологлар күрсәтмәсе вакытында үтәлгән. Урман Зәе елгасындагы койма сүтелгән

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Әлмәт районының Сосновка авылында, Садовая урамы буенча су объектына ирекле керү мөмкинлеге чикләнгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Урман Зәе елгасының су саклау зоналарын тикшерү барышында, закон бозу очрагына тап булган. Билгеле булганча, гражданин судан 9 метр ераклыкта тимер койма торгызган, ә яр буе полосасының һәркем файдалана алырлык киңлеге 20 метр булырга тиеш.

Физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1 статьясы буенча («Гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү») административ беркетмә төзелгән, экологлар таләбе буенча гражданинга металл койманы сүтәргә туры килгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International