Росводресурсы җитәкчесе халыкны суның тискәре йогынтысыннан саклау кысаларында ТРда үткәрелә торган эшләрне бәяләде

2020 елның 26 сентябре, шимбә

Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов һәм ТР экология һәм табигать ресурслары министры вазыйфаларын башкаручы Александр Шадриков республика территориясе өстеннән очкыч ярдәмендә очып уздылар. Ведомстволарның җитәкчеләре халыкны суның тискәре йогынтысыннан саклау объектларын карады. Болар – Лаеш районының Имәнкискә авылында Кама елгасында яр ныгыту, Мамадыш районында Ушма елгасын чистарту һәм тирәнәйтү һәм Яр Чаллы шәһәрендә чистарту өчен планлаштырылган Мәләкәс елгасы. 

Имәнкискә авылы янындагы Куйбышев сусаклагычында хәзерге вакытта үткәрелә торган яр ныгыту эшләре яр буе линиясенең җимерелү зонасында, текә ярдан 15 метр аралыкта яшәүче 200 артык җирле кешене сакларга мөмкинлек бирәчәк. Ел саен йөзләгән кубометр юылган грунт һәм реликт урманы Куйбышев сусаклагычы акваториясенә эләгә, бу аның пычрануына, ләм белән каплануына һәм, димәк, бу участокта навигация вәзгыяте катлаулануга китерә. Суның тискәре йогынтысыннан ихтимал зыян 377,8 млн. сум тәшкил итә. Объектны 2020 елда тәмамлау планлаштырыла.

Ушма елгасындагы 6300 м участокта чистарту һәм су төбен тирәнәйтү эшләрен үткәрү язгы ташу вакытында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау зарурлыгына бәйле. Су басу зонасына 315 кеше, инженерлык коммуникацияләре һәм корылмалары, социаль инфраструктура объектлары эләгә, суның тискәре йогынтысыннан килгән зыян 600 млн. сумнан артык бәяләнә. 

Хәзерге вакытта республика һәм муниципаль хакимиятләр тарафыннан Мәләкәс елгасын «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектына кертү мәсьәләсе карала. Бүгенге көндә ләмләнүгә бәйле процесслар чистарту эшләрен таләп итә, ул 250 млн. сумга бәяләнә. «Су объектының канәгатьләндерерлек булмавы – Яр Чаллы шәһәренең проблемалы мәсьәләләреннән берсе. Якын арада без проектны килештерүгә җибәрәчәкбез», – дип хәбәр итте ТР экология министры вазыйфаларын башкаручы Александр Шадриков. Үз чиратында, Дмитрий Кириллов: «Без Мәләкәс елгасын чистарту буенча Татарстан проектын карарга әзер. Уңышлы килештергән очракта, проектка 2021-2022 елларда керешергә мөмкин булачак». 

Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе караган соңгы пункт Кызыл Чишмә дамбасы булды. Исегезгә төшерәбез, реконструкция объектының озынлыгы 2107 метр тәшкил итә. Үткәрелә торган чаралар 3 торак пунктны, балаларны савыктыру лагерен, бакча-яшелчәчелек участокларын һәм 100 артык инженер инфраструктурасы объектын су басу ихтималы булган зонадан чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. «Эшләрнең беренче этабы буенча: авышлыгын формалаштыру 75% дәрәҗәсендә, дренаж призмасы өю 90% дәрәҗәсендә башкарылган. Икенче этап буенча иске яр ныгыту плитәләрен демонтажлау эшләре беткән. Объектта хәзер 32 берәмлек техника эшли. Дамба төзелешен 2020 ел ахырына кадәр төгәлләргә планлаштырабыз», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

Федераль бюджет катнашында финанслана торган су хуҗалыгы чаралары турында фикер алышу Түбән Кама районы Башкарма комитетында түгәрәк өстәл кысаларында дәвам итте. Очрашуда Су ресурслары федераль агентлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре, районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре, подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.

Билгеләп үтик, Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов Казанга 2020 елның 25 сентябрендә килде. Эш визиты кысаларында ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, фикер алышуның төп темалары – халыкның суның тискәре йогынтысыннан куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары, су объектларының экологик торышын яхшырту чаралары, «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International