Алабугалылар чисталык акциясенә актив кушылган

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Алабуга шәһәрендә яшәүчеләр 7 мең кв. метрлы яр буе территориясен чистарткан. Акция барышында «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектына ярдәм йөзеннән, Туйма елгасының яр буе зонасы һәм «Шишкин буалары» тәртипкә китерелгән.

Бөтенроссия экологик акцияләрен Алабуга районының барлык авыл җирлекләрендә дә хуплаганнар. Олы Шүрнәк авыл җирлегендә яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы сугышчылары обелискы территориясен чистарткан, җыештыру Виталий Филиппов – менә 15 ел паркларда, урманнарда һәм сулыклар янында чүп-чар белән көрәшүче кеше җитәкчелегендә үткән.

Студентлар, мәктәп укучылары, предприятие хезмәткәрләре тарафыннан 10,5 мең кв. метр җәмәгать киңлекләре тәртипкә китерелгән. Табигать саклау акциясендә Алабуга районында яшәүче барлыгы 650 кеше катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International