Калдыкларны аралап җыю һәм икенчел эшкәртү төшенчәсе белән таныштырганнар, әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш формалаштырылган. ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Хуҗәмәт авылында «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм «Хуҗәмәт урта мәктәбе» укучылары өчен экология дәресе уздырган.
Чара «Тормыш фәне» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Казан дәүләт энергетика университеты һәм «Татарстан Республикасының яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте» белән берлектә, «Чиста булачак» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды.
Әлки районында «хәзинә казучылар» тырышлыгы белән китерелгән зыян 1,5 миллион сумнан артып киткән.
Яр Чаллы шәһәренең Экология һәм табигать саклау музеенда Куйбышев тимер юлында экологик куркынычсызлык буенча фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов, шулай ук «РЖД» ААҖ вәкилләре һәм иҗтимагый экологик оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Кечкенә батарейканың зур бәлагә китерүенә ничек юл куймаска? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа шәһәренең «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән танып-белүле экология дәресен үткәргән.
Кирәк булмаганда утны кабызмыйча, светодиод лампалардан файдалану, кибеткә үз пакетларың белән йөрү, җәмәгать транспортыннан файдалану – Арча районы, Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар әнә шундый нәтиҗәгә килгән.
Татарстан Республикасы Арбитраж суды Ык буе территориаль идарәсенең «Алабакүл кирпеч заводы» ҖЧҖ оешмасын административ җаваплылыкка тарту турындагы карарын үз көчендә калдырды.
Актаныш районы Пучы урта мәктәбендә укучыларны чүп-чарны аерым җыю күнекмәләренә өйрәтү буенча экологик дәрес узды. Уен формасында укучылар калдыклар белән ничек дөрес эш итәргә кирәклеген һәм көндәлек тормышта чүп-чар эзен киметү өчен ничек эшләргә кирәклеген ачыклады.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә атмосфера һавасы сыйфатына көн саен мониторинг үткәрә. Сасы ис турында һәр сигнал буенча күчмә экологик лаборатория урынга чыга, шул исәптән төнге вакытта да.
Кешенең табигать белән үзара бәйләнеш этаплары, кояш һәм җил электростанцияләре кебек альтернатив энергия чыганаклары, шулай ук яңадан торгызылмый торган энергия чыганаклары турында белделәр.