Кешенең табигать белән үзара бәйләнеш этаплары, кояш һәм җил электростанцияләре кебек альтернатив энергия чыганаклары, шулай ук яңадан торгызылмый торган энергия чыганаклары турында белделәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәренең 16нчы татар-инглиз гимназиясенең 3 сыйныф укучыларына «Экология һәм энергия саклау» темасына экологик дәрес үткәрде. Чара кысаларында балалар тере һәм тере булмаган табигатьнең үзара бәйләнеше турында фикер алышты, калдыкларны аерым җыю кагыйдәләрен искә төшерде, интеллектуаль тематик уенда катнашты һәм экологик табышмаклар чиште. Дәрес танып-белү форматында һәм кызыклы үтте, экологлар балаларның активлыгын билгеләп үтте. «Без үсеп килүче буынны үзебездә булган энергияне нәтиҗәле һәм куркынычсыз кулланырга өйрәтергә тиеш. Чөнки әгәр без бу ресурсны бүген саклап кала алабыз икән, киләчәктә ул газиз җиребез табигатен сакларга ярдәм итәчәк», – дип белдерде экологик белем бирү бүлеге башлыгы Ольга Артемьева.