Әлки районында экологлар зур легаль булмаган карьерны «япкан». 1.5 млн сумлык хәзинә урланган

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Әлки районында «хәзинә казучылар» тырышлыгы белән китерелгән зыян 1,5 миллион сумнан артып киткән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы дәүләт инспекторлары Базарлы Матак авыл җирлеге территориясендә Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме эшчәнлеге кысаларында гомумтаралган файдалы казылма – балчыкны законсыз алу очрагына тап булган.

Алынган гомумтаралган файдалы казылмаларның гомуми мәйданы – 1196 кв. метр, күләме – 5872 м3. Материаллар, процессуаль карар кабул итү өчен, Эчке эшләр министрлыгына тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International