Казанда күкертле водород микъдары ике тапкыр артып киткән

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә атмосфера һавасы сыйфатына көн саен мониторинг үткәрә. Сасы ис турында һәр сигнал буенча күчмә экологик лаборатория урынга чыга, шул исәптән төнге вакытта да.

Мәсәлән, 2 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр алынган пробаларны анализлау нигезендә Самосыр чүплегенең санитар-яклау зонасы чигендә күкертле водород микъдарының ике тапкыр артып китүе ачыкланган. Хәзерге вакытта территориягә мониторинг дәвам итә, әлеге территорияне карап тоту өчен җаваплы затларга карата алынган барлык мәгълүматларны анализлаганнан соң, административ чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International