24 октябрьдә 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәре укучылары файдаланылган батарейкаларны кабул итү пунктына тапшыра алачак, ул Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе холлында (Җиңүнең 40 еллыгы уамы., 64 йорт) урнашкан.
Татарстанның экология министры, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин белән бергә, эшлекле сәфәр кылды. Ведомство башлыклары Прости авылы янындагы рекультивацияләнә торган чүплектә барган эшләрне бәяләде һәм яңартылган Кызыл Чишмә дамбасында булдылар.
Бүген Казанда гражданнар мөрәҗәгате буенча санкциясез калдык ташлау урыннары буенча рейд узган. Экологлар Киров һәм Мәскәү районнарында эшчәнлек һәм куллану калдыкларын ташлау урыннарын теркәгән.
Нәрсә ул парник эффекты, икенчел чимал һәм суны ничек дөрес кулланырга һәм электр энергиясен ничек итеп экономияләргә? Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә хезмәткәрләре, «Татэнергосбыт» АҖ белгечләре белән берлектә, 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен дәрес уздырган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районындагы элеккеге «Кама» бакчачылык ширкәте территориясендә автомобиль бамперлары һәм яраксыз шиннарга тап булган. Хокук бозу очрагы турындагы сигнал «ВКонтакте» социаль челтәре аша алынган.
Шәһәрне төзекләндерүгә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен! 2020 елның 17 октябрендә, 10 сәгатьтә Адмиралтейство бистәсе районында Казансу елгасының яр буе территориясен чистарту акциясе узачак.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс игълан итә.
2020 елның 16 октябрендә «Федераль экология операторы» Федераль дәүләт унитар предприятиесе «I һәм II класс хәтәрлек калдыклары белән эш итүнең яңа системасы. I һәм II класс хәтәрлек калдыклары белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча дәүләт мәгълүмат системасына тест уздыра башлау» темасына вебинар уздыра.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 6404 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 2550 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Казан оешмасына карата калдыклар белән эш итү таләпләрен үтәмәгән өчен 500 мең сумлык штрафлар билгеләгән.