Автокалада Куйбышев тимер юлында экологик куркынычсызлык турында фикер алыштылар

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Экология һәм табигать саклау музеенда Куйбышев тимер юлында экологик куркынычсызлык буенча фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов, шулай ук «РЖД» ААҖ вәкилләре һәм иҗтимагый экологик оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Яклар компаниянең экологик куркынычсызлык максатлары һәм бурычлары турында фикер алышты, шулай ук төбәкнең әйләнә-тирә мохитен саклау мәсьәләләрен карады. Аерым алганда, Куйбышев тимер юлы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү, шулай ук инновацияле проектларны гамәлгә ашыру һәм мәгълүмати технологияләр турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International