Табигать ресурсларын саклыйк! Арча районында экологик чара үткәрелгән

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Кирәк булмаганда утны кабызмыйча, светодиод лампалардан файдалану, кибеткә үз пакетларың белән йөрү, җәмәгать транспортыннан файдалану – Арча районы, Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар әнә шундый нәтиҗәгә килгән. ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Ашыт ДТКТ хезмәткәрләре белән берлектә, 7 сыйныф укучылары өчен «Экология һәм экономия» темасына чара үткәргән. Дәрес барышында укучылар табигать ресурсларыннан рациональ файдалану турында докладлар белән чыгыш ясаган, белгечләр, үз чиратында, укучыларның сорауларына аңлатма биргән. «Без балаларны табигый ресурсларны дөрес һәм сакчыл кулланырга өйрәтәбез. Алынган белемнәр һәм тәҗрибә алга таба аларны әйләнә-тирә мохитне саклауга китерәчәк», – дип билгеләп үтте Төньяк территориаль идарә белгече Фирдәвес Латыш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International