КДЭУда «PRoЭКо» экологик фәнни-гамәли конференциясе булды

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Чара «Тормыш фәне» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Казан дәүләт энергетика университеты һәм «Татарстан Республикасының яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте» белән берлектә, «Чиста булачак» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды.

Татарстан Республикасының төрле уку йортларыннан 50дән артык катнашучы «Экотуризм. Социаль экология», «Әйләнә-тирә мохиткә булган тискәре йогынтыны минимальләштерү», «Калдыклар» юнәлеше буенча фәнни-тикшеренү эшләре белән чыгыш ясады. Иң яхшы эшләр грамоталар белән бүләкләнде. Бүләкләрне тапшыру тантанасында министр урынбасары Айрат Шиһапов катнашты.

«Экотуризм. Социаль экология» юнәлешендә Республика конкурсында призерлар:

1 урын – Гәрәев Булат Марсель улы – Буа шәһәренең 2 нче лицее укучысы, Буа районы территориясендә байбаклар колониясен тикшергән өчен;

2 урын – Саликова Элина Роберт кызы – В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты студенты, «Ел саен уздырыла торган ECO.LOGIK.TIME экология челленджы» эше өчен;

3 урын – Баймяшкина Анна Алексеевна – «ТИСБИ» Идарә университеты студенты, «Ничек гүзәл безнең Республика!» фәнни-тикшеренү хезмәте өчен.

«Әйләнә-тирә мохиткә булган тискәре йогынтыны минимальләштерү» юнәлешендә:

1 урын – Косова Мария Рамил кызы – Казан (Идел буе) федераль университеты студенты, «Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгында аварияле ташландыклардан зыян күргән күлләрнең хәзерге торышын бәяләү» фәнни эше өчен;

2 урын – Табаева Радмира Камил кызы һәм Шиһапов Искәндәр Радик улы – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары, экологик куркынычсыз лак-буяу катламнарын эшләү өлкәсендәге тикшеренүләр өчен.

3 урын – Алимов Рәмис Шавил улы – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты, «Каты коммуналь калдыклар полигоны фильтратын чистартуның технологик схемасын сайлау мәсьәләсе» хезмәте өчен.

«Калдыкларны» эшкәртү юнәлешендә:

1 урын – Вәлиуллина Тәнзилә Әмир кызы, Паль Виктория Александр кызы һәм Долгушева Маргарита Александровна – Казан милли тикшеренү технология университеты студентлары, эпоксид материалларда химик рециклинг продуктларын куллану мөмкинлеген өйрәнгәннәре өчен;

2 урын – Щелчкова Алинә Алексеевна – Казан аграр университеты студенты, «Тавык билетларын эшкәртүне тизләтү өчен препаратларны куллану перспективасы» фәнни-тикшеренү эше өчен;

3 урын – Иванов Кирилл Петрович – Кукмара 3 нче урта мәктәбе укучысы, пластик һәм аны утильләштерү өлкәсендәге тикшеренүләр өчен.

«Тормыш фәне» проекты 2019 елның декабреннән гамәлгә ашырыла. Максаты – яшьләр арасында фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы ярдәмендә экологик фәнни-гамәли эшчәнлекне популярлаштыру. Чара кысаларында экологик дәресләр, уеннар, экскурсияләр, очрашулар үткәрелә. Барысы да яшьләр арасында экологик белемнәр куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International