Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә файдаланылган батарейкаларны җыю акциясе узган. Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар тырышлыгы белән 2,5 тонна туклану элементы җыелган.
Экологик тәрбия – Министрлык эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Табигатькә сакчыл караш үстерүгә юнәлтелгән дәресләр белгеч-экологлар тарафыннан даими рәвештә үткәрелә.
2020 елның ноябрендә төбәк операторлары, Министрлык белән берлектә, Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында җыелган батарейкаларны чыгарачак.
Бүген Федерация Советында «Ышанычлы партнер – Экология» икенче бөтенроссия конкурсы кысаларында бүләк ияләрен игълан иткәннәр. Чарада башкарма хакимиятнең федераль органнары, оештыру партнерлары һәм экспертлар катнашкан. Бүләкләү тантанасы туры эфирда барган.
Экологик дәресне Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре, җәмәгать инспекторлары белән берлектә үткәргән.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 6958 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 2863 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
24 октябрьдә 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәре укучылары файдаланылган батарейкаларны кабул итү пунктына тапшыра алачак, ул Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе холлында (Җиңүнең 40 еллыгы уамы., 64 йорт) урнашкан.
Казан шәһәренең Утар поселогы янында балык җибәрү эше Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Росрыболовствоның Урта Идел территориаль идарәсе белгечләре һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре составындагы комиссия контролендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков 2020 елда табигатькә каршы кылынган иң каты җинаятьләр турында сөйләде.
Әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлтелгән чараларны тормышка ашырудагы көчләрне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «РЖД» ААҖ филиалы-Горький тимер юлы – бергә тупларга планлаштыра. Хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре һәм формалары турында фикер алышуда министр Александр Шадриков һәм Горький тимер юлының баш инженеры Андрей Ищенко катнашты.