24 октябрьдә 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәре укучылары файдаланылган батарейкаларны кабул итү пунктына тапшыра алачак, ул Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе холлында (Җиңүнең 40 еллыгы уамы., 64 йорт) урнашкан.
Эшләнгән химик ток чыганаклары көнкүреш чүп-чарының 1 нче куркынычлылык классына карый. Аларда аккургаш, терекөмеш, цинк, магний, никель, кадмий, кургаш бар. Бер бармакчалы батарейка 10-15 квадрат метр тирәсе туфракны яисә 400 литр суны пычратырга сәләтле, шуңа күрә әйләнә-тирәлек пычрануын туктату максатында, куркыныч калдыкларны утильләштерергә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 59-36-39.