Экология балачактан башлана. Азнакай лицеенда беренче сыйныф укучылары өчен дәресләр үткәрелгән

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Экологик тәрбия – Министрлык эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Табигатькә сакчыл караш үстерүгә юнәлтелгән дәресләр белгеч-экологлар тарафыннан даими рәвештә үткәрелә.

Мисал өчен, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда укучылар өчен балаларны «экология» фәне белән таныштыручы экологик дәресләр оештырган.  Беренче сыйныф укучылары танып-белү әңгәмәсе мультипликация ролигы белән бергә алып барылган, күргәннәрдән нәрсәнең рөхсәт ителүе, ә табигатьтә нәрсә эшләргә ярамавы билгеләнгән. Экологлар балаларны Министрлык структурасы белән таныштырган, инспектор-экологлар эшчәнлеге турында сөйләгән. Чара викторина белән тәмамланган.

«Табигатькә карата мәхәббәт, һичшиксез, балачактан башлана». Кеше табигатькә сакчыл карашта булсын өчен, аның табигатьне яратуы мөһим. Әмма кеше табигать турында берни дә белми, аның белән кызыксынмый, аның матурлыгын күрми икән, ул бу очракта аңа карата битараф була», – ди Ык буе территориаль идарәсе белгече Эльза Вәлиева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International