ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтеп, кыргый хайваннар турындагы белемнәрен ныгытканнар, урманнарыбызда яши торган үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән танышканнар.

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 7036 мөрәҗәгать кергән.

Шуларның 2863 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.

Теләге булган һәркем: мәктәп укучылары, студентлар, компанияләрдәге хезмәткәрләр, әйләнә-тирә мохит өлкәсендәге экспертлар, шулай ук хакимият вәкилләре экологик диктант - 2020 яза ала. Чара 2020 елның 15-16 ноябрь көннәрендә булачак һәм Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көненә туры китереләчәк. Үзеңнең экологик белемнәреңне оффлайн һәм онлайн рәвештә  https://экодиктант.рус/ порталында тикшерергә мөмкин.


30
октябрь, 2020 ел
җомга

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов, «Кориб Металл» ҖЧҖ директоры Олег Коробченко һәм Түбән Кама шәһәре администрациясе вәкилләре катнашты. 

Төбәктәге санитар-эпидемиологик хәл аркасында Татарстан Республикасында яшь натуралистлар слеты онлайн-форматта узды. Апрель аеннан сентябрь аена кадәр гомуми белем бирү оешмалары укучыларына һәм педагогларына ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә, оештырылган конкурсларда катнашырга тәкъдим ителде. Конкурс гаризалары республиканың 25 муниципаль районыннан 162 катнашучыдан алынды. Конкурс финалистлары тарафыннан эшләрне онлайн-яклау кысаларында җиңүче проектлар билгеләнде.

Бүген IT-паркта «Җир Хартиясен гамәлгә ашыру кысаларында иҗтимагый-әһәмиятле инициативалар» республика фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Катнашуга турыдан-туры яки видеоконференцэлемтә аша кушылырга тәкъдим ителде.


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе урынбасары катнашында брифинг узды.

Мич торбасыннан чыга торган төтен менделеевлылар игътибарыннан читтә калмаган. Бу хакта алар шунда ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына хәбәр иткәннәр. Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары торбаның автосервис өчен кулланыла торган бокстан чыгуын ачыклаган.

Форум Федерация Советы һәм РФ ФҖ Дәүләт Думасы, Арктиканы үстерү буенча дәүләт комиссиясе, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм башка профильле ведомстволар, шулай ук Арктика зонасында эшчәнлек алып баручы төбәк хакимият органнары, компанияләр, коммерциясез һәм фәнни-тикшеренү оешмалары, мәгариф учреждениеләре ярдәмендә һәм алар катнашында «Полярниклар ассоциациясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган.


28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Барлыкка килгән санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә «ЭКОлидер-2020» республика конкурсы туктатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International