Экология министрлыгы һәм «РЖД» ААҖ хезмәттәшлек чикләрен киңәйтә

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлтелгән чараларны тормышка ашырудагы көчләрне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «РЖД» ААҖ филиалы-Горький тимер юлы – бергә тупларга планлаштыра. Хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре һәм формалары турында фикер алышуда министр Александр Шадриков һәм Горький тимер юлының баш инженеры Андрей Ищенко катнашты.

«Сез Россия бренды булып торасыз, социаль инвестицияләр буенча башкалар тиңләшергә омтылган компания өлгесе», – дип ассызыклады Александр Шадриков. Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, «РЖД» ААҖ һәм Экология министрлыгы карамагындагы территорияләрдә санитар-экологик тәртипне тәэмин итү кысаларында уртак рейдлар оештырыла.

«Горький тимер юлына хезмәт күрсәтү зонасына Россиянең 15 субъекты эләгә. Һәм Татарстанны мин һәрвакыт актив катнашкан, үзара аңлашу, кире элемтә булган төбәк буларак мисал итеп китерәм», – дип ассызыклады Андрей Ищенко, үз чиратында.

Яклар волонтерлык хәрәкәтен җәлеп итеп, уртак чаралар үткәрү, табигать саклау социаль-белем бирү проектлары кысаларында экологик агарту эшләре алып бару, тимер юлга бүлеп бирелгән полоса буйларында урнашкан контейнер мәйданчыкларын урнаштыру һәм карап тоту, калдыкларны аерым җыюны гамәлгә ашыру һ.б. турында фикер алышты.

Республика территориясендә экопроектларны гамәлгә ашыру өчен эшче төркем төзеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International