Казан шәһәрендәге 75нче гимназиянең беренче сыйныф укучылары урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнгән

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Экологик дәресне Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре, җәмәгать инспекторлары белән берлектә үткәргән. Укучылар әйләнә-тирә дөнья темасына слайд-шоу караган, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлаган һәм сорауларга актив җавап биргән. Дәрес барышында балалар төрле өмәләрдә катнашып, сыерчык оялары корып, агачлар утыртып, башкаларны игелекле эшләргә өндәп, табигатькә ярдәм итә алуларын белгән. Мондый чаралар балаларда табигатькә дөрес һәм сакчыл караш тәрбияләүгә ярдәм итә һәм урман тормышы белән кызыксыну дәрәҗәсен арттыра, дип билгели мәгариф учреждениесе педагоглары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International