Автокала укучылары 2,5 тонна батарейканы утильләштерүгә озаткан

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә файдаланылган батарейкаларны җыю акциясе узган. Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар тырышлыгы белән 2,5 тонна туклану элементы җыелган. Бу чарада мәктәпләр аеруча актив катнашкан:

1 урын – 39 нчы урта мәктәп =100,0 кг

2 урын – 78 нче пролицей       =95,0 кг

3 урын – 45 нче урта мәктәп   =83,0 кг

               77 нче гимназия         =83,0 кг

Ә укучылар арасында лидерлар:

1-4нче сыйныф:

1 урын – Каюмова Азалинә, 4А сыйныфы, 30 нчы урта мәктәп =15,3 кг

2 урын – Зырянов Матвей, 2 сыйныф, 88 нче урта мәктәп          =14,9 кг

3 урын – Романов М., 2А сыйныфы, 76 нчы гимназия                 =10,3 кг

5-8 нче сыйныф:

1 урын – Зарубина Ангелина, 6 нчы сыйныф, 50 нче урта мәктәп =50,0 кг

2 урын – Гуринович Анастасия, 6 нчы сыйныф, 3 нче урта мәктәп =18,0 кг

3 урын – Ихсанова Камилә, 7 нче сыйныф, 11 нче урта мәктәп        =7,5 кг

9-11 нче сыйныф:

1 урын – Минһаҗев Айдар, 11 нче сыйныф, 10 нчы урта мәктәп     =23,2 кг

2 урын – Корнева Анастасия, 9 нчы сыйныф, 39 нчы урта мәктәп    =15,0 кг

3 урын – Бухарина Лидия, 11 нче сыйныф, 11 нче урта мәктәп          =6,8 кг

Акция барышында балалар эшкәртелгән химик ток чыганакларының көнкүреш чүп-чары куркынычының 1 классына керүен белгән. Чөнки бер бармакчалы батарейка 10-15 квадрат метр туфракны яки 400 литр суны пычрата ала. «Әйләнә-тирә мохитнең пычрануын булдырмас өчен куркыныч калдыкларны утильләштерергә кирәк. Мондый акцияләр мәктәп балаларына гына түгел, аларның ата - аналарына да экологик тәрбия бирүгә ярдәм итә», – дип билгели экологлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International