Казан шәһәренең Утар поселогы янында балык җибәрү эше Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Росрыболовствоның Урта Идел территориаль идарәсе белгечләре һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре составындагы комиссия контролендә узды.
ТР Экология министрлыгының җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләү бүлеге башлыгы Алексей Чинарев билгеләп үткәнчә, балык җибәрү буенча компенсация чаралары ел саен үткәрелә. Хәзерге вакытта, 2020 ел башыннан, Татарстан Республикасының биологик ресурсларына китерелгән зыян гомуми 10 625 625 сумлык 144 789 чөгә һәм 102 753 сазан балыгы белән компенсацияләнгән.
Бу чара судагы биологик ресурсларыннан һәм аларның яшәү тирәлегеннән файдалана торган оешма тарафыннан үткәрелә һәм компенсацияләү чарасы булып тора. «Җибәрелә торган балык төре һәм саны һәр төрдәге табигый яшәү тирәлегенең хәзерге һәм фаразлана торган экологик торышын, сулыкларның физик һәм химик параметрларын, шулай ук предприятиеләрнең әйләнә-тирә мохиткә техноген йогынты дәрәҗәсен исәпкә алучы махсус норматив буенча исәпләнә», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча биологик су ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтчелек һәм саклау бүлеге башлыгы урынбасары Михаил Шинкарев.
Суга җибәрелгән маймычлар Мәскәү өлкәсендә «Главрыба» ҖЧҖ компаниясенең балыкчылык комплексында үстерелгән. «Мәрсин балыклары гаиләсенә караган маймычларның уртача массасы 10 граммнан ким түгел. Бу аларның табигый шартларга әзме-күпме дәрәҗәдә җайлашкан булуына һәм күп очракта тереклек итә алучанлыгына бәйле», – дип ассызыклады «Главрыба» ҖЧҖ комплексының коммерция директоры Александр Нуждин.