Александр Шадриков: «Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан 4 меңнән артык хокук бозу очрагы кисәтелде». Бүген Министрлар Кабинетында төбәк экология күзәтчелеге нәтиҗәләре турында брифинг узды

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков 2020 елда табигатькә каршы кылынган иң каты җинаятьләр турында сөйләде.

«54 млн. сумлык административ штрафлар һәм зыян түләттерелде, әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү факты буенча 16 җинаять эше кузгатылды, – дип хәбәр итте министр. Калдыклар белән эш итү өлкәсендә 1600 артык хокук бозу очрагы теркәлде. Су законнарын бозуның 400 артык очрагы, җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә 300 артык хокук бозу очрагы кисәтелде».

Ведомство башлыгы ассызыклаганча, дәүләт башлыгы Владимир Путин биргән йөкләмә кысаларында, Татарстанда агынты суларны агызу көчәйтелгән рәвештә контрольдә тотыла. «Әйтик, соңгы 5 айда Теләче авылында «Мишә» ҖЧҖ өч тапкыр гаепле булып чыкты. 2 июньдә Төньяк территориаль идарә инспекторлары чистартылмаган агынты су ташлау очрагын теркәгән, оешмага карата административ чаралар күрелгән, әмма  Теләче елгасы – Мишә елгасы кушылдыгын пычрату дәвам иттерелүгә карамастан, Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан барлык административ штрафлар гамәлдән чыгарылды. Төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигать зоология тыюлыгына – чөгә уылдык чәчә торган урынга агынты сулар ташлана», – дип мисал китерде Александр Шадриков. Ул, шулай ук, журналистларга Шемелка елгасына юынты су агызу факты буенча РФ Җинаять кодексының 247 статьясындагы 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылуы хакында да хәбәр итте. Әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләме 4,9 млн. сум тәшкил итә.

Александр Шадриков ассызыклаганча, закон кысаларында җир асты байлыкларыннан файдалану мөмкинлекләренә карамастан, бу өлкәдә дә закон бозу очракларының шактый артуына юл куела. Агымдагы елда 47 лицензиянең гамәлдә булуы туктатылган, шуларның 19ы – лицензия шартларын бозган өчен.

Ел башыннан 1287 чүплек турындагы белешмәләр Республика экология картасына кертелгән, шуларның 96%ы хәзер бетерелгән. Республика башкаласында чүпләү үрнәкләре турында сөйләгәндә, министр «Халык контроле»ндә теркәлгән 17 чүплекнең Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарына туры килүен, калган районнар буенча җитешсезлекләрне бетерү буенча оператив йогынты ясалуы турында билгеләп үтте.

Су законнарын бозылу очракларын булдырмау максатында Министрлык тарафыннан су объектларының чикләрен билгеләү эше дәвам итә – бүгенге көндә яр буе линиясенең гомуми озынлыгы 11840 км булган 137 су объектында чаралар үткәрелгән, ел ахырына кадәр тагын 48 су объектының чикләре урнаштырылачак.

Табигать саклау законнарын бозу мисалларын шулай ук министрның беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров та тулыландырылды. Аерым алганда, Нурлатта нефть продуктлары калдыклары белән туфракны пычрату, Казанның Алтан поселогында чокырны төзелеш калдыклары белән күмү, Әлки районында гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез алу һәм башка төрле хокук бозу очраклары турында сөйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International