Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында «Duracell батарейкаларын тапшыр» акциясе дәвам итә

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

2020 елның ноябрендә төбәк операторлары, Министрлык белән берлектә, Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында җыелган батарейкаларны чыгарачак.

Һәр муниципаль районда акциядә катнашучылар җыелган батарейкаларны (база мәктәпләре исемлеге кушымтада тәкъдим ителгән) тапшыра ала торган мәктәп билгеләнгән. Файдаланылган ток чыганакларын санау өчен гомуми белем бирү оешмаларында җаваплы кешеләргә тиешле таблицаларны тутырырга (кушымтада күрсәтелгән) һәм белгечләргә Министрлыкның территориаль идарәсенә тапшырырга кирәк. Билгеләп үтик, 2019 елда көзге акция һәм агымдагы уку елы нәтиҗәләре 2021 елның июнендә ясалачак. Шулай булгач, яраксызланган ток чыганакларын җыю эшен туктатмагыз!

Исегезгә төшерәбез, «Дюраселл Раша» ҖЧҖ компаниясе 2018 елдан бирле Татарстанда батарейка җыюның комплекслы инфраструктурасын оештыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыра. Үткәрелә торган акциянең максаты – республиканың гомуми белем бирү оешмалары укучыларын каты коммуналь калдыкларны аралап җыю эшенә, табигать саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, республиканың белем бирү оешмаларын экологик белем бирү эше өчен бүләкләү, халыкның экологик грамоталылыгын арттыру, республикада яши торган халык арасында экологик яшәү рәвешен популярлаштыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International