Татарстан Россиянең экологик юнәлешле субъекты дип танылган

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Бүген Федерация Советында «Ышанычлы партнер – Экология» икенче бөтенроссия конкурсы кысаларында бүләк ияләрен игълан иткәннәр. Чарада башкарма хакимиятнең федераль органнары, оештыру партнерлары һәм экспертлар катнашкан. Бүләкләү тантанасы туры эфирда барган.

«РФнең иң экологик юнәлешле предприятиесе» һәм «РФнең иң экологик юнәлешле субъекты» номинацияләре конкурсны оештыручы «ФЭО» ФДУП белән берлектә беренче тапкыр гамәлгә куелган, куркынычлыкның I һәм II классына караган калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча дәүләт мәгълүмат системасын (ОПВК ГИС) тестлаштыруда иң актив катнашучыларны билгеләп үтү һәм бүләкләү өчен оештырылган.

«Татарстан Республикасы сәнәгый-сәнәгать комплексы дәүләт мәгълүмат системасын сынауда мөмкин кадәр күп предприятиене җәлеп итеп кенә калмады, ә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү һәм тупланган экологик зыян объектларын бетерү өлкәсендә «Федераль экологик оператор» белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан беренче булып кул куйды», – дип билгеләп үтте «ФЭО» ФДУП коммуникацияләр идарәсе башлыгы Денис Плещенко. Сентябрь аеннан Татарстан Республикасы предприятиеләре исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча дәүләт мәгълүмат системасының аерым модульләрен сынауда актив катнаша, системага барлыкка килгән калдыкларның төрләре һәм күләме, аларны транспортлау һәм эшкәртү егәрлекләре буенча белешмәләр кертә.

Республика шулай ук терекөмешле калдыклар белән эш итү буенча да тулы масштаблы проект эшли башлады, аның мисалында инде хәзер үк калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы эшен бәяләргә мөмкин. Татарстан территориясендә калдык барлыкка китерүче предприятиеләр терекөмешле һәм кварцлы лампаларны, горелкалар һәм термометрларны эшкәртүгә җибәрә алачак. I-IV класслы калдыкларны утильләштерү һәм зарарсызландыру буенча җитештерү комплексы «ФЭО»ның Казан бүлегендә оештырылган.

«Мин ышанам ки, без алга таба да калдыкларны куркынычсыз һәм нәтиҗәле эшкәртү һәм тупланган экологик зыян объектларын бетерү өлешендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йөкләгән бурычларны тәэмин итү өчен күп көч куячакбыз. I һәм II класслы куркыныч калдыклар белән куркынычсыз эш итүне тәэмин итә торган заманча инфраструктура булдыру буенча без гамәлгә ашыра торган сынау проекты илебезнең барлык субъектлары өчен бик яхшы юнәлеш булыр дип ышанам», - дип билгеләп үтте бүләкләү кысаларында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

«Ышанычлы партнер – Экология» Бөтенроссия конкурсы, Россия Экологик җәмгыяте белән берлектә, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты ярдәмендә, федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнарына «Экология» илкүләм проектын нәтиҗәле тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү максатларында, алга таба киң колачлау һәм тиражлау өчен иң уңышлы һәм нәтиҗәле төбәк тәҗрибәләрен һәм проектларны ачыклау өлешендә, «Надёжный партнёр» ассоциациясе тарафыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International