Бөтенроссия экологик диктант язу буенча иң яхшы һәм иң актив төбәк дип Татарстан Республикасы танылган. Шулай ук төбәк җиңүчеләр саны буенча да беренче урында тора – 4 772 кеше. Экомәгърифәтчелек акциясендә илнең барлык субъектларыннан 2,8 млн. кеше катнашкан, Россия буенча 3,6 мең офлайн-мәйданчык эше оештырылган.
Укучыларда табигатькә җаваплы караш формалаштыру максатында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Чаллы дәүләт педагогика университеты хезмәткәре Марина Колпакова белән берлектә, Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен ЭКОдәрес үткәргән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, алга таба төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт экология экспертизасын оештыру һәм уздыру буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыру максатында, төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт экология экспертизасын уздырганда җәлеп итү өчен штаттан тыш экспертлар реестры актуальләштерә.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы федераль статистик күзәтүнең еллык формалары буенча мәгълүматларны үз вакытында тапшыру зарурилыгы турында искә төшерә.
Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярларны җыештыру буенча «Вода России» бөтенроссия акциясенә йомгак ясады. Ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы төбәкләр рейтингында 3 нче урынны алган.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 8399 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 3906 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
Бүген Министрлыкта Бөтендөнья иреклеләр көне алдыннан «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары елга йомгак ясады. Чара онлайн-конференция форматында узды, анда ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, хәрәкәтнең остазлары, республика шәһәрләре һәм районнарыннан партнерлары катнашты.
Казанның Лушников исемендәге нефть химиясе көллияте базасында «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясе буенча WorldSkills Russia төбәк чемпионаты ярышлары уза. Әлеге компетенция төбәк чемпионатында беренче тапкыр барлыкка килде.
Санитар-эпидемиологик хәлнең катлаулануы сәбәпле, 14 декабрьгә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне эпидемиологик хәл тотрыклыланган чорга кадәр күчерелә.
Бүген, гражданнар мөрәҗәгате буенча, Казан шәһәре Яңа Савин районының Ямашев урамы буенча 49 йорт территориясен ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тикшерү уздырган.