Бу көннәрдә «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясе буенча WorldSkills Russia төбәк чемпионаты бара

2020 елның 4 декабре, җомга

Казанның Лушников исемендәге нефть химиясе көллияте базасында «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясе буенча WorldSkills Russia төбәк чемпионаты ярышлары уза. Әлеге компетенция төбәк чемпионатында беренче тапкыр барлыкка килде.

Көллият мәйданчыгында барлыгы 7 катнашучы ярыша, шуларның 4се – Казаннан. Айдар Кәримуллин Казан нефть химиясе көллиятен тәкъдим итә: «Мин көн саен көллияттә ике-өч сәгать шөгыльләндем һәм атнага ике тапкыр ТР Экология министрлыгының Үзәк аналитик контроль инспекциясенә әзерлеккә бардым. Әзерлек вакытында мин сәнәгый калдык пробаларын сайлап алу методикасы белән таныштым, сайлап алу һәм анализ ясау өчен приборлар һәм җиһазлар белән эшләү күнекмәләренә ия булдым».  

«Соңгы вакытта экология мәсьәләләре актуальләшә бара һәм үсеп килүче буын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә актив җәлеп ителә, WorldSkills Russia яңа компетенциясе моңа дәлил булып тора. Безнең экологлар белән берлектә төбәк этабы өчен модульләр эшләнде, һәм мин ышанам ки, егетләр һәм кызлар Татарстан Республикасын лаеклы рәвештә тәкъдим итәчәк», - дип билгеләде экологик белем бирү бүлеге җитәкчесе Ольга Артемьева.

Төбәк чемпионаты экспертлары катнашучыларның эшен өч критерий буенча бәяли: куркынычсызлык техникасын белү, приборлар белән эшли белү һәм үлчәү нәтиҗәләрен дөрес рәсмиләштерә алу. «Без өч призлы урын сайлыйбыз, 1 урынны алган катнашучы илкүләм чемпионат финалында киләсе елның июлендә Республика данын яклаячак», – дип хәбәр итте «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясенең баш эксперты Резедә Фәсхетдинова.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатын ябу тантанасы 2020 елның 5 декабрендә булачак. Турыдан-туры трансляцияне онлайн режимында Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең рәсми сайтында карарга мөмкин www.wsrt.ru.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International