Татарстан экобелем буенча РФ субъектлары арасында лидер булды!

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бөтенроссия экологик диктант язу буенча иң яхшы һәм иң актив төбәк дип Татарстан Республикасы танылган. Шулай ук төбәк җиңүчеләр саны буенча да беренче урында тора – 4 772 кеше. Экомәгърифәтчелек акциясендә илнең барлык субъектларыннан 2,8 млн. кеше катнашкан, Россия буенча 3,6 мең офлайн-мәйданчык эше оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, 15-16 ноябрьдә бөтен ил буенча экологик диктант узды. Республикада 523 офлайн-мәйданчык эшләде, анда мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар һәм профильле ведомстволар белгечләре үзләренең экологик белемнәрен тикшерде. ТР Экология министрлыгы һәм ведомствоның территориаль идарәләре хезмәткәрләре дә акциядә актив катнашты. Тест онлайн-форматта үткәрелде һәм 25 сораудан тора иде, аларны хәл итү өчен 45 минут вакыт бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International