Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар игътибарына!

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы федераль статистик күзәтүнең еллык формалары буенча мәгълүматларны үз вакытында тапшыру зарурилыгы турында искә төшерә.

Министрлык сайтында Җир асты байлыкларыннан файдаланучының белешмәлеге урнаштырылган  https://eco.tatarstan.ru/informatsiya-dlya-munitsipalitetov-i.htm, анда чыгаручы һәм геологик разведка оешмалары тарафыннан хисап бирү формалары, мәгълүмат тапшыру ешлыгы һәм сроклары турында белешмәләр бирелгән. Формаларны тутыру һәм бирү тәртибе белән Интернет челтәре аша яки белешмәлектә күрсәтелгән тиешле учреждениеләрнең белешмә мәгълүматлары буенча танышырга киңәш итәбез.

Шулай ук ведомство сайтында җир асты суларын чыгаруны гамәлгә ашыручы җир асты байлыкларыннан файдаланучы предприятиеләр һәм эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары өчен җир асты суларын мониторинглау нәтиҗәләрен алып бару һәм тапшыру буенча күрсәтмәләр дә бар: https://eco.tatarstan.ru/informatsiya-dlya-nedropolzovateley-po-forme-5-gr-3991377.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International