Татарстан «Вода России» бөтенроссия акциясенең лидерлары өчлегенә кергән

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярларны җыештыру буенча «Вода России» бөтенроссия акциясенә йомгак ясады. Ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы төбәкләр рейтингында 3 нче урынны алган.

Җиңүчеләрне билгеләгәндә төп критерий – акциядә катнашучылар саны. Яр буе территорияләрен чистарту чараларында 100,7 мең татарстанлы катнашкан. 1,6 мең км яр линиясе чистартылган, 950 акция үткәрелгән.

Бөтенроссия акциясендә барлыгы 822 меңнән артык кеше катнашкан, чистартылган яр буе линиясенең озынлыгы 16 мең км артык. Барлыгы 35,7 мең м3 чамасы чүп-чар җыелган, бу 562 мең капчык яки 5952 КАМАЗ дигән сүз.

Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында акцияне оештыручылар – Россия Табигать ресурслары министрлыгы, Росводресурсы ярдәмендә Россиянең су хуҗалыгы комплексын үстерү үзәге. «Вода России» бөтенроссия экологик акциясе 2014 елдан бирле үткәрелә һәм Россиядә иң эре һәм иң популяр экологик акцияләрнең берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International