Ел башыннан бирле экологлар тарафыннан 8399 мөрәҗәгать каралган

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 8399 мөрәҗәгать кергән.

Шуларның 3906 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.

Шулай ук экологлар тарафыннан «Халык контроле» системасы аша килгән 1201 мөрәҗәгать, Министрлыкның электрон почтасы, «кайнар линия» телефоны аша һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша килгән 1515 хәбәр каралган. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 1777 мөрәҗәгать алынды.

Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International