ТР Экология министрлыгында төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт экология экспертизасын уздырганда җәлеп итү өчен штаттан тыш экспертлар реестры актуальләштерелә

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, алга таба төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт экология экспертизасын оештыру һәм уздыру буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыру максатында, төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт экология экспертизасын уздырганда җәлеп итү өчен штаттан тыш экспертлар реестры актуальләштерә.

Дәүләт экология экспертизасы эксперты булып карала торган мәсьәлә буенча фәнни һәм (яки) гамәли белемнәргә ия булган һәм фәннең, техниканың, технологияләрнең түбәндәге тиешле юнәлешләре буенча дәүләт экология экспертизасын уздыру өчен җәлеп ителгән белгеч тора ала:

- әйләнә-тирә табигать тирәлеген саклау һәм экологик куркынычсызлык тәэмин итү;

- әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү;

- атмосфера һавасын саклау;

- су объектларыннан рациональ файдалану һәм аларны саклау;

- җитештерү һәм куллану калдыклары, икенчел чимал;

- җирләрдән файдалану һәм аларны саклау;

- җир асты байлыкларыннан рациаль файдалану һәм аларны саклау;

- махсус сакланучы табигать территорияләре һәм объектлар;

- яшел утыртмаларны саклау;

- урманнарны саклау һәм яклау;

- хайваннар дөньясын саклау һәм куллану.

Эксперт комиссияләре эшендә катнашырга, дәүләт экология экспертизасына тапшырыла торган материалларга, үзебезнең илдә һәм чит илдәге алдынгы фән һәм техника казанышларын исәпкә алып, төрле яклап, объектив, тулы һәм комплекслы анализ ясарга, аларның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына һәм норматив техник документларына туры килүен билгеләргә әзер булган белгечләргә 2018 елның 21 декабреннән соңга калмыйча Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына (420049, Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75) яки Liliya.Zakirova1@tatar.ru электрон почта адресына кушымтада бирелгән АНКЕТАда (бланкны http://eco.tatarstan.ru/rus/gosudarstvennaya-ekologicheskaya-ekspertiza.htm сылтамасыннан алырга була) белешмәләр юлларга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International