Экологлар Ямашев урамы территориясен тикшергән. Табигать саклау законнарын бозу факты расланган

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, гражданнар мөрәҗәгате буенча, Казан шәһәре Яңа Савин районының Ямашев урамы буенча 49 йорт территориясен ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тикшерү уздырган. Тикшерү барышында ачыкланганча, бу участокта гаражлар сүтелгән, аннан соң җыелмаган чүп-чар өелеп калган. Биналарны сүтүдән барлыкка килгән калдыклар 32 кв. м мәйдандагы территорияне чүпләгән, чүп-чар күләме 9,3 куб. метр тәшкил иткән.

Җир кишәрлеге хуҗасын билгеләү өчен, ТР буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать җибәрелгән, шулай ук территорияне бергәләп карау һәм беркетмә төзү өчен Казан шәһәре Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенә хәбәр җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International