Дөньябызны яшел итеп саклыйк! Тукай районында экологик чара үткәрелгән

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Укучыларда табигатькә җаваплы караш формалаштыру максатында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Чаллы дәүләт педагогика университеты хезмәткәре Марина Колпакова белән берлектә, Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен ЭКОдәрес үткәргән. Чара барышында балаларга файдалы эко-гадәтләрнең мөһимлеге, калдыкларны аерым җыю һәм электр энергиясен җаваплы куллану турында сөйләгәннәр. Шулай ук дәрес кысаларында экоуен да уздырылган: тизлеккә һәм чүп-чарны сортларга аеру буенча ярышлар үткән. Укучылар билгеләп үткәнчә, чүп-чарны аерым җыю экологик яшәү рәвеше үрнәге булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International