Александр Шадриков «Чиста булачак»ның йомгаклау конференциясендә «яшел сессия»не япты

2020 елның 4 декабре, җомга

Бүген Министрлыкта Бөтендөнья иреклеләр көне алдыннан «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары елга йомгак ясады. Чара онлайн-конференция форматында узды, анда ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, хәрәкәтнең остазлары, республика шәһәрләре һәм районнарыннан партнерлары катнашты.

 «Әгәр нәтиҗәсен бер елдан соң күрәсең килсә – үлән чәч, мәңгелек эшкә керешәсең килсә – кешеләрне өйрәт, – дип билгеләп үтте министр, активистларга мөрәҗәгать итеп. – Сез фикердәшләр армиясен ияртеп барасыз һәм киләчәк буын хакына сез башкарган эшләр – зур фидакарь хезмәт.  Барлык командага да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм».

Бу ел үзенчәлекле булды, дип билгеләп үтте хәрәкәт вәкилләре.  Аларны яңа чаралар форматы, кызыклы проектлар, грантлар һәм федераль дәрәҗәгә чыгу көтә иде.  «Россия Федерациясе Президенты грантлары конкурсында җиңү безнең өчен мөһим вакыйга булды, без республика яшьләре өчен экологик бәйрәмнәр проектын гамәлгә ашырдык. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт», – дип йомгак ясады «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова.

2020 елда «Чиста булачак» активистлары 400 артык экологик чара үткәргән, шул исәптән агач утырту, хайваннарны саклау, икенчел чимал җыю акцияләре, ишегалды һәм палатка лагерьлары үткәрү һәм башка бик күп нәрсәләр.

Йомгаклау онлайн-конференциясе ахырында табигать саклау ведомствосы башлыгына «Яшел зачет» тапшырырга туры килде. «Яшел сессия» уңышлы тәмамланды.

Алда «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәтен яңа идеяләр, амбициоз максатлар һәм игелекле эшләр көтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International