«Яшел өчпочмак» экологик кейс-чемпионатында катнаш!

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

«Яшел өчпочмак» экологик кейс-чемпионатында катнашу өчен заявка компаниясе ачылган. Чара 2021 елның 18 мартында Казан шәһәренең IT-парк базасында узачак. Оештыручылар – Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, шулай ук Казан милли тикшеренү технология университеты студентлары һәм аспирантлары волонтерлык корпусы һәм фәнни-технологик җәмгыяте.

Анда катнашу өчен 3-4 кешелек командалар – өлкән буын укучылары һәм Татарстан Республикасының югары һөнәри һәм урта белем бирү учреждениеләре студентлары чакырыла. Чарада бары команда белән генә (3-4 кеше) катнашырга мөмкин.

Кейс-чемпионат 2 этапта узачак:

1) сайлап алу этабы – тәкъдим ителгән эшләрне анализлау нигезендә комиссия финалистларны билгели;

2) финал этабы – турыдан-туры катнашу һәм эш яклауны күздә тота.  

Экопроектның максаты – студентлар арасында мантыйкый, структуралы, тәнкыйди фикерләү рәвешен үстерү, яшьләр арасында экологик культураны популярлаштыру һәм үстерү.

Кейс (case) – кейс-чемпионатта катнашучылар хәл итәргә тиешле билгеле бер проблема барлыкка килгән конкрет гамәли вәзгыять.

Катнашу өчен 15 мартка кадәр https://clck.ru/TbrKq сылтамасы буенча күчеп, гугл-форма тутырырга кирәк. Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International