«EcoSkills» республика һөнәри юнәлеш бирү конкурсының читтән торып уза торган этабы башланган

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы социаль әһәмиятле проект оештыра. Чараның максаты – проектта катнашучыларны Татарстанның экологик һөнәрләре һәм югары уку йортлары белән таныштыру.

Конкурста катнашу өчен гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары, шулай ук Татарстан Республикасының урта һөнәри һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары чакырыла.

Проект ике этапта тормышка ашырыла:

- I этап (читтән торып) – 2021 елның 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк;

- II этап (турыдан-туры) – 2021 елның май ае.

Читтән торып үткәрелгән этапта проект экспертлары: белгеч-экологлар һәм республиканың югары белем бирү оешмалары вәкилләре белән белем бирү чаралары узачак. Беренче этапның конкурс сынауларын уңышлы үткән катнашучылар «EcoSkills» конкурсына чакырылачак.

Конкурс кысаларында экологларның эш объектларына экскурсияләр, проект экспертлары белән күзгә-күз очрашулар оештырылачак, ә чараның кульминациясе булып экологик кейсларны чишү буенча ярыш торачак.

Катнашу өчен 2021 елның 31 мартына кадәр https://clck.ru/T7neN сылтамасы буенча индивидуаль теркәлү узарга кирәк. Чара турында тулырак мәгълүмат:  https://clck.ru/TFoTp.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International