Игътибар! Республика юннатлары өчен конкурслар башланды

2021 елның 12 марты, җомга

Республика конкурсларын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге оештыра.

Киләсе конкурсларның стартлары игълан ителде:

  1. «Тыюлыклы сукмаклар буйлап» – гомуми белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен Татарстан Республикасы табигый объектларында экологик сукмаклар эшләү буенча конкурс (1 марттан 25 майга кадәр). Нигезләмә.
  2. «Яшь натуралист көндәлеге» – ботаника, зоология һәм экология өлкәсендә яшь тәҗрибәчеләр һәм тикшеренүчеләр өчен яшь натуралист көндәлеген тутыру буенча конкурс (1 марттан 15 июньгә кадәр). Нигезләмә.
  3. «Иң яхшы фәнни-тикшеренү эше» – табигый фәннәр һәм экология өлкәсендә тормышка ашырылган фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы (1 марттан 25 майга кадәр). Нигезләмә.
  4. «2021 елның яшь натуралистлары» – яшь натуралист отрядлары конкурсы (1 марттан 15 июньгә кадәр). Нигезләмә.  

Белешмә:

Яшь натуралист – табигать белеме һәм табигый фәннәр нигезләрен өйрәнү буенча балалар (мәктәп) түгәрәгендә катнашучы. Россиядә яшь табигать сөючеләрнең беренче берләшмәсе 1918 елның маенда барлыкка килә. Ул вакытта, Яшь табигать сөючеләр станциясенә даими практикант буларак язылырга теләүчеләрне чакырган игъланга 17 кеше җавап бирә. Дистәләрчә еллар дәвамында хәрәкәт илне шул дәрәҗәдә колачлый ки, яшь натуралистларның станцияләре һәм түгәрәкләре һәр мәктәптә диярлек эшли башлый.

Яшьләргә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International