«PRoЭКо» фәнни-гамәли эшләр конкурсына катнашучыларны теркәү дәвам итә. Кушылыгыз!

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

«Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, «PRоЭКо» социаль әһәмиятле проектын тормышка ашыра. Аның максаты – мәктәп укучылары һәм студент яшьләр арасында экология өлкәсендәге фәнни эшчәнлекне популярлаштыру.

Конкурста гомуми белем бирү учреждениеләренең 9-11 сыйныф укучылары һәм Татарстан Республикасының югары һөнәри һәм урта белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала.

Проект кысаларында «PRoЭКо» экологик фәнни-гамәли эшләр республика конкурсы узачак, ул ике этапта гамәлгә ашырылачак:

1 этап – читтән торып (2021 елның 4 февраленнән 27 апреленә кадәр).

2 этап – турыдан-туры (2021 елның 27 апреленнән 19 маена кадәр).  

Читтән торып үткәрелгән этапта катнашучылар өчен кейс-чемпионатлар, экология буенча мастер-класслар һәм Татарстанның сәнәгать объектларына экскурсияләр оештырылачак. Турыдан-туры этап кысаларында «PRoЭКо» республика экологик фәнни-гамәли конференциясе узачак, анда катнашучылар үзләренең эшләрен яклап чыгыш ясаячак.

Катнашу өчен 2021 елның 27 апреленә кадәр шәхси теркәлү узарга кирәк - https://clck.ru/KrBvT.

Чара турында тулырак мәгълүмат - https://clck.ru/TXH7W.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International