Металл эзләгәндә «кара казучылар» Зәй районындагы җирне бозган. Хокук бозучы җинаять өстендә тотылган

2021 елның 12 марты, җомга

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Зәй районының Якты Күл торак пункты янында рейд барышында законсыз казу урыннарын ачыклаган. Инспекторлар ачыклаганча, физик затлар тарафыннан кара металл ватыкларын табу өчен җир казу эшләре оештырылган. Гамәлләр махсус техника кулланып башкарылган. Инспекторлар әлеге урында дәүләт номерлары булмаган экскаваторны эләктергән. Табигать саклау законнарын бозу нәтиҗәсендә 76 кв. метр мәйданда туфракның уңдырышлы катламын салдыру һәм икенче урынга күчерү юлы белән җирне бозу очрагы ачыкланган.

Гаепле затларга Административ хокук бозу турында РФ кодексының 8.6 ст. 1 өлеше («Туфракның уңдырышлы катламын үзирекле рәвештә салдыру яки икенче урынга күчерү») нигезендә административ беркетмә төзелгән. Шулай ук, алга таба чаралар күрү өчен, мәгълүмат Зәй шәһәре Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә һәм ТР буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенә җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International